16:36 Татар теле һәм әдәбияты буенча IV халыкара олимпиада | |
Бүген Казанда татар теле һәм әдәбияты буенча IV халыкара олимпиаданың йомгаклау этабы һәм җиңүчеләрне тәбрикләү тантанасы булып узды. Анда Россиянең 24 төбәгеннән, шулай ук Япония, Төркия, Бельгия, Финляндия, Франция, Беларусь, Казакъстан, Үзбәкстан, Әзербайҗан, Төркмәнстан, Кыргызстаннан һәм Австралиядән 14 яшьтән 25 яшькәчә 500 укучы һәм студент катнашты. Әлеге олимпиада “2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” дәүләт программасы кысаларында, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, КФУ тарафыннан, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм Татар федераль милли-мәдәни мохтарияты ярдәме белән оештырыла.“Бәйгенең төп максаты – татар телен саклау һәм үстерү, аны дөньякүләм дәрәҗәгә күтәрү, туган телгә, әдәбиятка, сәнгатькә карата кызыксыну уяту, ихтирам хисләре тәрбияләү. Быел олимпиада татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел һәм каһарман-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышлана. Халыкара олимпиаданың йомгаклау этабында Саба районының Иштуган, Кибәче, Завод-Нырты урта мәктәпләре һәм Шәмәрдән лицееннан ун укучы көч сынашты. Дүрт укучы призлы урыннар алуга иреште: Олы Кибәче урта мәктәбеннән Юзеева Нәркизә (укытучысы Гафиятова Ә.Ф.)- 1нче урын, Шәмәрдән лицееннан Габизов Илсаф (укытучысы Сабирова Р.А.)-2нче урын, Иштуган урта мәктәбеннән Макарова Роза (укытучысы Маркелова Л.Г.)-3нче урын һәм Шәмәрдән лицееннан Маркелов Тимур (укытучысы Маркелова Л.Г.) – “Габдулла Тукай иҗатын иң яхшы белүче” номинациясендә җиңүче. Алар дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләргә ия булды. Җиңү яулаган укучыларны һәм аларның укытучыларын зур уңышлары белән тәбрик итәбез, киләчәктә яңа җиңүләр һәм исәнлек телибез.
| |
|
Всего комментариев: 0 | |