Главная » 2015 » Ноябрь » 24 » Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район семинары
16:19
Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район семинары

   

24нче ноябрь көнне Евлаштау урта мәктәбендә “Яңа дәүләт стандартлары шартларында татар теле һәм әдәбиятын укытуга инновацион якын килү” дигән темага татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район  семинар-киңәшмәсе узды.

   Семинар кысаларында Евлаштау урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты  укытучылары Галиева Гөлназ Хәмитовна һәм Шакирова Земфира Ренатовналар эш тәҗрибәләре белән уртаклашып, мастер-класс, ачык дәрес һәм “Ана-бөек исем” дип аталган әдәби чара күрсәттеләр.

     Киңәшмә өлешендә Иштуган урта мәктәбенең татар теле һәм  әдәбияты  укытучысы, татар теле укытучылары тьюторы Маркелова Л.Г. “ФДББС шартларында татар теле һәм татар әдәбияты дәресләрен укыту” дигән темага чыгыш ясады. Милли эшләр буенча методист Гайнуллина Л.Ф. укытучыларны милли мәгариф өлкәсендәге яңалыклар белән таныштырды.

    Семинар бик кызыклы һәм файдалы узды.

 

Просмотров: 478 | Добавил: Rustem | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]