Главная » 2012 » Март » 19 » Татар теле укытучыларының район семинары
09:08
Татар теле укытучыларының район семинары
16 мартта Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбендә "Мәгълүмати –коммуникатив технологияләр ярдәмендә укучыларның сөйләм күнекмәләрен үстерү” темасы астында татар теле укытучыларының район семинары узды. Семинар барышында 7 класста "Эндәш сүзләрне кабатлау” (укытучы- Сафина С.З.), 8 класста "Иярченле кушма җөмләләрне кабатлау” (укытучы-Гафиятова Ә.Ф.) темаларына ачык дәресләр, "Ана-шәфкать диңгезе” темасына ачык чара (укытучы-Шакирова Л.Г.) уздырылды. Килгән укытучылар тарафыннан дәресләр һәм ачык чара уңай яктан бәяләнде. Район МБ җитәкчесе, Юлбат урта гомумбелем бирү мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Галимуллина Д.Г. "2011/2012 уку елы район олимпиада нәтиҗәләренә анализ” темасына, Шәмәрдән лицее татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мулласалихова Г.Г. "Фәнни-гамәли конференция эшләренә гомуми таләпләр” темасына чыгыш ясадылар. Семинар түгәрәк өстәл артында фикерләр алышу һәм алдагы эшкә бурычлар билгеләү белән тәмамланды.
Просмотров: 751 | Добавил: Fidane | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]