Главная » 2009 » Декабрь » 24 » Татар теленнэн кече олимпиада
15:58
Татар теленнэн кече олимпиада

23 декабрь көнне Саба гимназиясендә 4 класс укучыларының татар теле һәм әдәбияты фәненнән кече олимпиадасы булып узды. Башлангыч сыйныфларда ук иң белемле укучыларны ачыклау инде традициягә әйләнеп китте. Алдагы елларда олимпиадалар математика, рус теле, әйләнә тирә дөнья һәм тормыш иминлеге нигезләреннән үткәрелеп килде. Олимпиаданың беренче этабы, 30нчы ноябрьдән 7 декабрьгә кадәр, барлык мәктәпләрдә үтте. Җиңүче укучылар район турында катнаштылар. Башлангыч сыйныф укучыларының  татар теле һәм әдәбиятыннан алган белемнәрен күтәрү; тирән һәм ныклы белем булдыру; логик фикерләү сәләтләрен ачу; орфографик дөрес язу күнекмәләрен, беренчел практик күзаллауларын үстерү максат итеп куелды. Олимпиада бик оешкан төстә, 2 сәгать дәвамында барды.  Укучыларның эшләре төрле: бик төгәл, сораганны гына язучылар да, иҗади килеп, оригиналь фикер йөртүчеләр дә күп. Укытучыларга алга таба балаларның иҗади сәләтләрен тагын да үстерергә, класстан тыш чараларда районыбыздан чыккан күренекле шәхесләр белән таныштырырга , укучыларның истәлекле һәм тарихи  даталарны үзләштерүен ныгытырга киңәш ителә.  Менә аның нәтиҗәләре. 

Рус төркеме:

1 урын Газизова Гөлнәзирә - Саба №2 (Укытучы: Баширова Ф.Ф.), (47,5)

2 урын Габдрәшитова Гүзәл - Шәмәрдән лицее (Укытучы: Тучкова И.Ф.), (47)

3 урын - Галимова Илсинә – Саба гимназия (Укытучы: Нагимова А.Г.), (46)

Татар төркеме:

1 урын - Галимова Илүзә - Олы Кибәче (Укытучы: Давлиева В.Н.), (55)

2 урын – Нигъмәтҗанова Гөлинә - Корсабаш (Укытучы:Хайруллина Г.Г.), (52,5)

3 урын – Богуманова Резеда - Олы Шыңар (Укытучы:Газизова Р.Х.), (52)

 

Барлык җиңүчеләрне дә, катнашучыларны да котлыйбыз! Тулырак нәтиҗәләр белән олимпиадалар битендә танышырга мөмкин.

Просмотров: 3905 | Добавил: admin | Рейтинг: 1.5/2
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]