Главная » 2020 » Сентябрь » 28 » «Татарча диктант» акцясе
08:13
«Татарча диктант» акцясе

      

      26нчы сентябрь көнне  сәгать 11дә теләгән барлык кеше дә «Татарча диктант» акциясендә катнашып, татар теленнән үзенең белем дәрәҗәсен сынап карый ала иде. Санитар-эпидемиологик хәлләрне күздә тотып, чара быел онлайн форматта да узды. «Яңа Гасыр» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында туры эфирда диктант укылды. Шулай ук диктантны язу өчен офлайн мәйданчыклар да  оештырылган иде. Районыбызның 24 мәгариф оешмасы базасында шундый мәйданчыклар эшләде. Мәгариф оешмаларыннан алынган мәгълүматларга караганда, быел барлыгы 3088 кеше татарча диктант язды. Диктант язучылар арасында иң өлкәне-Олы Нырты авылында гомер итүче Мәликә Җиһаншина. Мәликә апага 90 яшь булуга карамастан, ул әлеге акциядә бик теләп катнашты.

Просмотров: 235 | Добавил: Administrator | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]