Главная » 2019 » Октябрь » 21 » “Татарча диктант” белем бирү акциясе
15:45
“Татарча диктант” белем бирү акциясе

      

19нчы октябрь көнне, бөтен дөнья буйлап   “Татарча диктант” белем бирү акциясе узды. Акциянең максаты –татар әдәби телен кулланучыларның даирәсен арттыру, милли үзаң үстерү, татар телендә хатасыз язарга өйрәнү, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү. Әлеге  акция кысаларында районыбызның барлык мәктәпләрендә дә теләге булган һәркемгә диктант язып карау мөмкинлеге тудырылган иде. Узган ел мондый чарага   районыбыздан 200гә якын кеше катнашкан булса быел бу сан  2000нән артып китте.    Диктант тексты Роберт Миңнуллинның “Мин кулыма китап алам” әсәреннән алынган. Диктант яздыручылар арасында күренекле якташларыбыз шагыйрь, композитор Рөстәм Зарипов, “Ялкын”, “Сабантуй” журналларының әдәби редакторы Илүсә Зәйнетдинова һәм танылган тележурналист Айзат Шәймәрдановлар да бар иде. “Татарча диктант” белем бирү акциясендә яшьләр дә өлкәннәр дә актив катнашты. Иң өлкән яшьтәге  диктант язучыга  84 яшь, ул- Шекше авылыннан  Идиятова Газизә апа.

Просмотров: 282 | Добавил: Administrator | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]