Главная » 2018 » Ноябрь » 1 » Тату сыйныф серләре
15:30
Тату сыйныф серләре

   

Районыбызда мәктәпнең әти-әниләр комитетлары арасында “Тату сыйныф серләре” дип аталган бәйгенең муниципаль этабы дәвам итә.

Бәйге-очрашу 29нчы октябрьдә Сабабаш төп, 30нчы октябрьдә Сатыш урта, 31 нче октябрьдә Мичән төп мәктәпләрендә зоналап үтте. 8нче ноябрь көнне Саба гимназиясе базасында ахыргы ярыш үтәчәк.

Чын тәрбия берьяклы гына була алмый. Тәрбиянең төп асылы- мәктәп белән гаиләнең бердәмлегендә. Шуңа күрә әлеге конкурсның максаты: белем бирү оешмаларында тәрбия бирү эшчәнлеге белән тыгыз элемтәдә торучы ата-аналар комитетларына ярдәм итүгә һәм алдынгы эш тәҗрибәләрен популярлаштыруга юнәлдерелгән.

Просмотров: 545 | Добавил: Rustem | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]