Главная » 2010 » Март » 30 » Театр бәйгесенең район этабы
08:48
Театр бәйгесенең район этабы

      29 март көнне район мәдәният йортында мәктәп коллективлары арасында оештырылган  Бөек Җиңүнең 65 еллыгына, Татарстан республикасы төзелүнең 90 еллыгына багышлап уздырылган театр бәйгесенең район этабы үткәрелде.
Әлеге бәйге укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү, театр сәнгате белән кызыксыну,  тарихи үткәннәрне онытмау, сугыш һәм тыл ветераннарына хөрмәт тәрбияләү максаты белән уздырылды. Район этабына Саба гимназиясе, Олы Кибәче һәм Эзмә гомуми урта белем бирү мәктәпләренең чыгышлары  тәкъдим ителде.  Укучыларның чыгышларына  Казан шәһәреннән килгән  Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының театр институты өлкән педагогы, режиссер, актер, драматург, ”Яланаяклы кыз” сериалының сценарий авторы  Раушан Шәриф, озак еллар "Саба таңнары” газетасының баш редакторы булып эшләгән Тәлгат Самат улы Нәҗмиев, мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Билалова Л.Р., мәгълүмати-методик үзәк директорыХабибрахманова В.А., иҗат үзәгенең декоратив – гамәли бүлек мөдире Ханафиева А.М. тиешле бәя бирделәр һәм  җиңүчеләрне игълан иттеләр.
        1 урынОлы Кибәче урта мәктәбе коллективы
                      Җитәкчеләре: Измайлова Г.М., Шафикова Г.Р.
        2 урынСаба гимназиясе коллективы
                      Җитәкчесе: Гыйниятуллин Ю.Н.
        3 урынЭзмә урта мәктәбе коллективы
                      Җитәкчеләре: Зиганшина Н.С., Набиева А.Р.
      Коллективларга дипломнар, акчалата бүләк һәм "Бердәм Россия” партиясенең Саба районы бүлекчәсенең истәлекле бүләкләре тапшырылды.

Просмотров: 729 | Добавил: admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]