Главная » 2016 » Апрель » 1 » Техник хезмәт буенча технология укытучыларының район семинар-киңәшмәсе
08:21
Техник хезмәт буенча технология укытучыларының район семинар-киңәшмәсе

   

31нче март көнне Ш.З.Зиннуров исемендәге урта гомумбелем бирү мәктәбендә техник хезмәт буенча технология укытучыларының “Технология дәресләрендә сәләтле укучылар белән эшләү” дигән темага район семинар-киңәшмәсе узды.  Семинарда район мәктәпләреннән техник хезмәт укытучылары һәм район мәгариф бүлеге методисты Гайнуллина Ләйсән Фәрид кызы  катнашты.
   Семинар кысаларында Сатыш урта мәктәбенең югары категорияле технология укытучысы Мәрдәнов Альберт Мидхәт улы эш тәҗрибәсе белән уртаклашып, “Проект. Проектны яклау” дигән темага ачык дәрес күрсәтте, технология дәресләрендә сәләтле укучылар белән эшләү турында чыгыш ясады.

   Сабабаш төп мәктәбенең тәҗрибәле технология укытучысы Хәлилов Рамил Хатип улы  “Олимпиадага ничек әзерләнергә?” дигән темага түгәрәк өстәл оештырды. Әлеге әңгәмә барышында күп кенә кызыклы фикерләр яңгырады, тәҗрибәле укытучылар үзләренең   ирешелгән казанышлары, олимпиадаларга бәйле булган  кызыклы вакыйгалар белән уртаклашты. РМБ җитәкчесе Котдусов Габид Хөснулла улы быелгы олимпиадаларга анализ ясады.

   Семинарның икенче өлешендә  мәгариф идарәсе методисты  Гайнуллина Л.Ф., йомгак ясап, технология укытуның торышына анализ ясады, укытучылар алдына бурычлар куелды.   

   Семинар бик эшлекле һәм файдалы узды.

Просмотров: 609 | Добавил: Rustem | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]