Главная »
2014 » Март » 13 » Технология укытучыларының район семинары
15:15 Технология укытучыларының район семинары |
 Технология дәресләрендә укучыларны заманча һөнәрләр белән
таныштыру.13нче март көнне Тимершык урта мәктәбендә узган семинарның темасы
шундый иде. Өр-яңа мәктәп белән танышып чыкканнан соң, семинарга килгән кунаклар өчен, технология укытучысы Фальванова Айгөл
Фидаилевна чәчәк ясау буенча мастер-класс уздырды. Мастер –класста районның технология укытучылары капрон тукыма кисәкләреннән бик матур орхидея чәчәкләре ясарга өйрәнде. Аннары мәктәп укучылары катнашында
"Һөнәр сайлау” дигән темага сыйныфтан тыш чара үткәрелде. Түгәрәк өстәл артында
сөйләшү барышында мәгариф идарәсе методисты Гайнуллина Л.Ф. һәм технология
укытучысы Мохетдинова А.Р. чыгышлары тыңланды, каралган чаралар
анализланды; дәреслекләр, эш программалары турында фикер алышу булды. Семинар
эшлекле һәм кызыклы узды.
Технология кабинетын бизәп торучы Тимершык урта мәктәбе укучылары көче белән
эшләнгән кул эшләре күргәзмәсе дә
һәркемнең күңеленә хуш килде. |
Просмотров: 462 |
Добавил: Rustem
| Рейтинг: 0.0/0 |
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[
Регистрация |
Вход ]