Главная » 2018 » Апрель » 13 » Технология укытучыларының район семинары
15:59
Технология укытучыларының район семинары

    

13нче апрель  көнне Иштуган  урта мәктәбендә технология укытучылары өчен район семинары булып узды. Семинарның беренче өлешендә килгән кунакларга  Иштуган урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучылары тарафыннан “Оста куллар” дип исемләнгән мастер-класслар тәкъдим ителде. Аннары  технология укытучылары Иванова С.В. һәм Гатиятов Р.Р.  эш тәҗрибәсе белән уртаклашып, ачык дәресләр  күрсәтте. Районның технология укытучылары өчен декупаж технологиясе буенча мастер-класс уздырылды, әлеге  мастер-класста барлык килгән кунаклар да бик теләп катнашты.  Түгәрәк өстәл барышында мәгариф идарәсе методисты Гайнуллина Л.Ф.  технология  укытуга кагылышлы яңалыклар белән таныштырды. Шулай ук квалификация күтәрү курсларында булып кайткан,  укытучыларның чыгышлары тыңланды,  фикер алышулар булды. Икенче өлештә тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Игнатьева С.А. җитәкчелегендәге сыйныфтан тыш чара каралды. Мәктәп директоры Макаров А.В. чыгышы тыңланды.

      Киңәшмә файдалы һәм эшлекле узды.

Просмотров: 540 | Добавил: Rustem | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]