Главная » 2015 » Август » 17 » Технология укытучыларының секция эше
13:27
Технология укытучыларының секция эше

   

     17нче август көнне  Сәләтле балалар өчен Саба интернат-мәктәбендә  «Федераль дәүләт белем бирү  стандарты шартларында технология фәнен өйрәнү алымнары” дигән темага технология  укытучыларының секция эше утырышы булып узды.

   Киңәшмә барышында яңа технологияләр куллану буенча мастер-класслар каралды, эш программалары төзүгә куелган таләпләр турында чыгышлар тыңланды. Секция эшендә район мәгариф идарәсе методисты Гайнуллина Л.Ф.  катнашты. Ул технология укытучылары эшчәнлегенә анализ ясады, яңа уку елына бурычлар белән таныштырды.

Просмотров: 511 | Добавил: Administrator | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]