Главная »
2011 » Август » 23 » Тормыш иминлеге нигезләре фәне буенча секция эше
08:33 Тормыш иминлеге нигезләре фәне буенча секция эше |
Район педагогларының традицион август киңәшмәсе кысаларында 18,19 августта Шәмәрдән лицеенда тормыш иминлеге нигезләре фәне буенча секция эше оештырылды. Секция эшенең беренче көнендә әлеге фәнне укытуда актуаль булган проблемаларга чыгышлар ясалып, аларга җавап табып уртак фикер тудырылды. Ә секция эшенең икенче көне практик дәресләр күрсәтү белән дәвам итте. Көннең икенче яртысында, хәрби уен кагыйдәләрен искә төшерү һәм тормыш иминлеге фәне укытучыларының осталыкларын арттыру максатыннан, Калашников автоматын сүтеп җыю, винтовкадан ату, турникта тартылу, 100 метрга йогерү буенча узара ярышлар узды. Cекция эше барышында мәгариф бүлеге җитәкчесе И.Ф. Шакиров чыгышы тыңланды. Шулай ук район хәрби комиссариаты вәкиле Р.Х. Фаттахова фикерләрен җиткерде. 2010/2011 уку елына нәтиҗә ясалды, киләсе уку елына бурычлар йөкләнде, шулай ук ярышта җиңүчеләргә район мәгариф бүлеге Мактау грамоталары тапшырылды. |
Просмотров: 714 |
Добавил: admin
| Рейтинг: 0.0/0 |
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[
Регистрация |
Вход ]