Главная » 2019 » Март » 15 » Туган тел һәм әдәбият укытучыларының район семинары
16:02
Туган тел һәм әдәбият укытучыларының район семинары

    

15нче март көнне Килдебәк урта мәктәбендә  “Баланың милли үзаңын һәм шәхес итеп үстерүдә укытучының роле” дигән темага туган тел укытучыларының  район семинары булып үтте.

Семинар кысаларында Килдебәк урта мәктәбенең туган тел  укытучылары Аскаров Н.М. һәм Латипова Р.А. ачык дәресләр һәм мастер-класслар күрсәтте.   Түгәрәк өстәл барышында каралган чараларга анализ ясалды. Иштуган урта мәктәбенең югары категорияле туган тел укытучысы Маркелова Л.Г. һәм Эзмә урта мәктәбенең беренче категорияле туган тел укытучысы Хадиева Г.Ә. чыгышлары тыңланды. Мәгариф идарәсенең милли эшләр буенча методисты Гайнуллина Л.Ф. туган тел укытуга кагылышлы яңалыклар белән таныштырды.

Киңәшмә бик файдалы һәм эшлекле узды.

 

 

Просмотров: 370 | Добавил: Administrator | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]