Главная » 2016 Апрель 22 » “Тукай замандашлары” шигырь сөйләүчеләр бәйгесе
17:40 “Тукай замандашлары” шигырь сөйләүчеләр бәйгесе | |
Казан шәһәре Актерлар йортында 19-22нче апрель көннәрендә Г.Тукайның 130 еллыгы уңаеннан VI Халыкара “Тукай замандашлары” дип исемләнгән шигырь сөйләүчеләр бәйгесе үтте. Әлеге бәйгедә Шәмәрдән лицее, Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелм бирү мәктәбе һәм Арташ төп мәктәбе укучылары актив катнашты. Сатыш урта гомумбелм бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Минанхузин Илфир (укытучысы Гөлназ Зәйнетдинова) 19,20нче апрель көннәрендә уңышлы чыгыш ясап, III урынга лаек булды һәм 22нче апрель көнне Актерлар йортында үткән Гала –концертта катнашты. Илфирны җиңүе белән котлыйбыз һәм яңа иҗади уңышлар телибез.
| |
|
Всего комментариев: 0 | |