14:32 Удмурт мәдәнияте белән кызыксынучы балалар өчен “Мудорвай” республика конкурсы | |
Кукмара районында удмурт мәдәнияте белән кызыксынучы балалар өчен “Мудорвай” республика конкурсы булып узды.Безнең Иштуган “Березка”балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр “Шигырь”, «Бию”, “Рәсем” номинацияләрендә катнаштылар. Бу конкурс Татарстан Республикасы удмуртларының милли-мәдәни автономиясе , ТР мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан, удмурт халкы күпләп яши торган районнарда уздырыла. Төп максат булып удмурт теленә һәм мәдәниятенә кызыксыну уяту тора.Аннан да югарырак максат- төрле милләт вәкилләрен берләштерү. Балалар чыгышыннан да матур чыгыш юктыр! Чөнки алар барлык көчләрен куеп чыгыш ясарга тырышалар.”Шигырь” номинациясендә Александров Арсений “Күбәләк”шигырен удмуртча сөйләп шаккаттырды. Ә балалар бакчасының бию төркеме удмурт халык биюе белән чыгыш ясады.Икенче көнне Кукмара шәһәренең мәдәният йорты сәхнәсендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Иштуган балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре 1 һәм 2 нче урыннарны яулап , безнең районны лаеклы тәкъдим иттеләр. | |
|
Всего комментариев: 0 | |