Главная » 2011 Октябрь 17 » Укучылар арасында баскетбол буенча район беренчелеге
14:45 Укучылар арасында баскетбол буенча район беренчелеге | |
15 октябрь көнне Кильдебәк һәм Саба гимназиясе мәктәпләре базасында укучылар арасында баскетбол буенча район беренчелеге үтте.
Укучы егетләр арасында I урынга - Шәмәрдән лицее, II урынга - Тимершык, III урынга – Икшермә урта мәктәбе командасы ия булды.
Укучы кызлар арасында I урынга – Тимершык урта мәктәбе, II урынга – Шәмәрдән лицее, III урынга – Кызыл Мишә төп мәктәбе чыкты.
Җиңүче командаларга мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Шулай ук егетләр һәм кызлар арасында иң яхшы уенчыларны да билгеләдек. Кызлардан Шөгаепова Алсу (Шәмәрдән), егетләрдән Шакиров Ильдар (Шәмәрдән) лаек булдылар. Иң яхшы тренер исеменә Тимершык мәктәбеннән Шакиров Шамил Хасанович, Шәмәрдән лицееннан Газизов Дамир Илнурович лаек булды. | |
|
| |
| Всего комментариев: 0 | |


