Главная » 2013 » Май » 20 » Укучылар арасында җәйге Спартакиада
09:47
Укучылар арасында җәйге Спартакиада


18 нче май көнне Байлар Сабасының "Олимп” стадионында укучылар арасында җәйге спартакиада булып үтте. Ярышта барлыгы егерме өч мәктәптән өч йөздән артык укучы катнашты. Укучылар кыска һәм озын арага йөгерү, озынлыкка сикерү, эстафета төрләрендә үз көчләрен сынадылар. Бу уку елының соңгы ярышына укучылар ныклы әзерлек белән килгәннәр. Җәйге озын яллар, катлаулы имтиханнар алдыннан балалар физик сәламәтлекләрен ныгыттылар, һәр төрдә дә югары нәтиҗәләр күрсәтергә тырыштылар. Барлык нәтиҗәләрдән соң гомумкоманда зачетында Шәмәрдән лицее беренче, Саба гимназиясе икенче һәм Сатыш урта мәктәбе өченче урыннрга лаек булдылар. Җиңүчеләргә грамота һәм акчалата бүләк тапшырылды. Күчмә кубокка икенче ел рәттән Шәмәрдән лицее ия булды. Аларны чын күңелдән котлыйбыз!

Просмотров: 564 | Добавил: Fidane | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]