Главная » 2010 » Март » 25 » Укулар
15:40
Укулар

   Хезмәтне саклау, хезмәткәрләрне социаль яклау, хезмәт закончалыкларының үтәлешен тәэмин итү  буенча белемнәребезне арттырып тору таләп ителә. Шушы максаттан чыгып, 22 март көнне Сабаның 2нче номерлы мәктәбе базасында тормыш иминлеге нигезләре, физкультура, технология укытучылары өчен бәхетсезлек очраклары булганда беренче ярдәм күрсәтү буенча практикум булды. Район үзәк больницасы врачлары төрле ситуацияләрдә врач килгәнче беренче ярдәм курсәтү ысулларын практик рәвештә аңлаттылар.
     Шул ук көнне мәгариф учреҗдениеләре җитәкчеләре, профсоюз комитеты рәисләре, хезмәтне саклау буенча уполномоченныйлар өчен Республика профсоюз комитеты вәкилләре тарафыннан «Социаль партнерлык рамкаларында мәгариф хезмәткәрләрен социаль яклау», Мәгариф учреҗдениеләрендә хезмәт һәм хезмәтне саклау закончалыкларының үтәлеше», «Профсоюз оешмаларында документация алып бару тәртибе» темалары буенча укулар оештырылды.
  Укулар вакытында шулай ук мәгариф учреҗдениеләре житәкчеләре педагогик хезмәткәрләрне аттестацияләүдә үзгәрешләр белән таныштылар.


Просмотров: 610 | Добавил: admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]