Главная »
2010 » Ноябрь » 19 » Укыту эшләре буенча директор урынбасарлары семинары
09:01 Укыту эшләре буенча директор урынбасарлары семинары |
18 нче ноябрь көнне Тимершык урта мәктәбендә "Профиль алды эзерлегенен норматив - хокукый базасы һәм оештыру эчтэлеге” дигән тема астында укыту эшләре буенча директор урынбасарлары семинары булып үтте. Семинар темасы профиль алды әзерлеген үтүче 9 нчы сыйныфта рус теле һәм математика фәннәреннән электив курс занятиеләре һәм 11 нче сыйныфта үткәрелгән тәрбия сәгате аша ачылды. 9 нчы сыйныфта профиль алды әзерлегенең төп максаты – укучыларны һөнәр юнәлешен аңлы рәвештә һәм зур җаваплылык тоеп сайларга әзерләү. Тимершык урта мәктәбе укучылары "Нормы современного русского языка” һәм "Квадрат тигезләмәләр сере” дигән электив курсларны сайлап алганнар. Рус теле һәм әдәбияты укытучысы Хаҗиева Әлфия Галинуровна "В мире русского языка” дигән темага ачык занятие үткәрде. Занятие рус лингвистлары исемнәре белән аталган фәнни тикшеренү институтлары эшчәнлеге рәвешендә оештырылды, тел белеменең һәр бүлеге буенча укучыларның белемнәре системалаштырылды. Математика буенча занятие "Квадрат тигезләмәләр сере” дип аталган дәрес-марафон формасында оештырылды, аны Валиева Ландыш Әгъләмҗановна алып барды. Ярыш атмосферасы укучыларның актив эшчәнлеге өчен стимул булдырды, квадрат тигезләмәләр чишүнең төрле алымнары, юллары өйрәтелде. 11 нче сыйныфта профориентация темасына үткәрелгән тәрбия сәгате "XXI нче гасыр профессионалы нинди булырга тиеш?” дип исемләнгән әңгәмә һәм "Минем резюме” дип аталган практикум өлешеннән торды. Әңгәмә өлешен тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Фазылова Гөлнара Җәүдәтовна алып барды. Ул укучыларда һөнәр сайлауга, һөнәри үзбилгеләнүгә кызыксыну тәрбияләү, сәләтләрен исәпкә алып укучыларга тиешле һөнәр сайларга ярдәм итү, һөнәр сайлауда җаваплылык хисе формалаштыру максатларын күздә тотып әңгәмә үткәрде. Профессор Е.А.Климов тәкъдим иткән һөнәрләр классификациясе белән таныштырды, анкета нәтиҗәләре буенча укучыларның һөнәри юнәлешләрен аңлатып үтте. Һөнәр сайлаганда "телим”, "булдырам”, "кирәк” төшенчәләренең үзара туры килүенең әһәмияте турында фикер алышу оештырылды. Практикум өлешен 11 нче сыйныф җитәкчесе Шафикова Гөлнар Илдаровна үткәрде. Ул укучыларны хәзерге заман хезмәт базары үзенчәлекләре, эш бирүчегә үз-үзеңне тәкъдим итә белүнең әһәмияте, резюме төзү алымнары белән таныштырды. Резюме төзүнең телдән, язмача һәм Интернет вариантлары күрсәтелде, резюме төзү кагыйдәләре аңлатылды, практик рәвештә эшләп карау оештырылды. Һөнәр сайлау алдында торган чыгарылыш сыйныф укучылары өчен мондый чараның тәрбияви һәм практик әһәмияте зур. Семинарда профиль алды эзерлеген оештыру буенча тәҗрибә уртаклашу уткэрелде. |
|
Просмотров: 1351 |
Добавил: admin
| Рейтинг: 1.5/2 |
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[
Регистрация |
Вход ]