Мәктәп укучылары арасында I Спартакиада
дәвам итә. Бүген, 7 декабрь
көнне, Байлар Сабасы спорт бинасында программага кертелгән ярышларның чираттагысы - волейбол булып үтте. Бирегә үз зоналарында 1-2
нче урыннарны алуга ирешкән иң көчле 8 команда җыелды. Командалар составы 6-8
нче сыйныфларда белем алучы 4 егет һәм 2 кыздан гыйбарәт. Уеннар бик матур һәм
мавыктыргыч рәвештә барды. Гомуми нәтиҗәләр түбәндәгечә билгеләнде:
1.
Шәмәрдән
лицее.
2. Тимершык урта мәктәбе.
3. Сәләтле балалар өчен аерым предметлар тирәнтен
өйрәнелә торган урта гомуми белем мәктәп-интернаты.
4.
Мичән урта мәктәбе.
Командаларга грамоталар һәм акчалата бүләк тапшырылды.
Җиңүчеләрне котлыйбыз!