Главная »
2013 » Март » 15 » XXI гасыр мәгарифендә традицияләр һәм инновацияләр
08:33 XXI гасыр мәгарифендә традицияләр һәм инновацияләр |
Яшел Үзән районында үткәрелгән "XXI гасыр мәгарифендә традицияләр һәм инновацияләр” республикакүләм фәнни-гамәли конференциясендә безнең районнан Түбән Шытсу урта мәктәбе укучылары да актив катнашты. "Укучы яшьләрдә экологик культураны үстерү һәм формалаштыру” темасына чыгыш ясаган 9 нчы сыйныф укучысы Салихова Илзирә - II урын (җитәкчесе - татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мусина Ә.В), 8 нче сыйныф укучысы Хамидуллина Язилә – III урын (җитәкчесе - география укытучысы Габдракипова Д.Ә). "Туган як һәм Татарстан мәдәниятен өйрәнү” секциясендә чыгыш ясаган 8 нче сыйныф укучысы Якупова Әлфинә - I урынга (җитәкчесе - татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мусина Җ.Х) лаек булдылар. Укучыларны эзләнү эшендәге уңышлары белән тәбрик итәбез. |
Просмотров: 475 |
Добавил: Vener@dl
| Рейтинг: 0.0/0 |
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[
Регистрация |
Вход ]