Главная » 2010 » Январь » 31
Тик шулай да язмагандыр миңа
Бөтен килеш кенә йөрергә:
Йөрәгемне алып китим дисәм,
Ярты җаным кала биредә...

Харрас Әюп.

   Зәмһәрир гыйнварның чалт аяз иртәсендә, сәгать телләре сигезгә якынлашкан минутларда коточкыч хәбәр ирештерделәр: Шамил Зиннурович кабинетында вафат булган...
     һич уйламаганда килеп туган әлеге кайгы бик күпләрнең күңелләрен тетрәндерде, зиһенен чуалтты, бер мәлгә телсез-сүзсез калдырды. Көтелмәгән бу хәлгә беркемнең дә ышанасы килмәде. Вафатына шактый вакыт үтсә дә, күңел аны яратып фәкать өч сүзне тәкрарлый: кешелекле, затлы идең.
     ...Район мәгариф бүлеге урнашкан Мәктәп урамындагы бинага без килеп җиткәндә, Шамилнең гәүдәсе эш бүлмәсендә иде әле. Инфаркт булган, диделәр. Әйе, йөрәк өчен бик авыр заманда яшибез шул. Кызганычка каршы, гаять катлаулы кискен борылышлар чоры туры килде безнең буынга...
       Хәбәрнең яхшысы да, начары да тиз тарала. Сәгате-минуты белән Шамил Зиннур улының хезмәттәшләре, дуслары, туганнары эш урынына җыйнала башлады. Җәмәгате Зөлфия күптән биредә, татар дөньясына билгеле булган улы Зөлфәт Казаннан ук кайтып җитте. Хатын-кызлар елаша, ир-атларның да күзләрендә яшь, тамакларында төен.
     Менә мәрхүмнең кабинет ишеге киң итеп ачылды. Бер мизгелгә тынлык урнашты. Иртән эшкә килгәч, салып куйган туны белән бүреген алып чыктылар башта. Аннары үзен... Шулай итеп, Шамилебезне 19 гыйнвар көнне мәгариф бүлегеннән озатып калдык. ... Читать дальше »
Прикрепления:
Категория: |Просмотров: 2570 | Добавил: admin |Дата: 31.01.2010 | Комментарии (1)