09:23 10нчы август көнне Байлар Сабасының “Олимп” стадионында Физкультурачылар көне уңаеннан ярышлар булып узды | |
10нчы август көнне Байлар Сабасының "Олимп” стадионында Физкультурачылар көне уңаеннан ярышлар булып узды. Спорт уеннарында «Олимп» спорт мәктәбе, «Саба» бассейны, «Нарат» спорт комплексы, «Яшьлек» яшьләр спорт үзәге, Балаларны сәламәтләндерү-белем бирү үзәге командалары үзара көч сынаштылар. Мәктәптә укучыларга физик тәрбия бирүче, һәрдаим аларны төрле ярышларга әзерләүче укытучылардан тупланган Балаларны сәламәтләндерү-белем бирү үзәге командасы бу көнне ярышларда актив катнашты. Биредә укытучыларның физик яктан көчле һәм җитез булулары, һәрвакыт җиңүгә омтылулуры күзәтелде. Безнең уңышлар да куанырлык: аркан тартуда хатын-кызлар командасы(Дружкова М.Г., Басырова Т.М., Фатыйхова Ч.И.) 1нче, ир-егетләр (Хабибуллин А.Н., Мубаракзянов Р.Р., Биктимиров А.Г.) 2 нче, кул көрәшендә Дружкова М.Г. 1нче, пневматик мылтыктан атуда Гиниятов Ф.Х. 1нче, Халимов И.Г. 2 нче, отжимание Басырова Т.М. 3нче, гер күтәрүдә Дружкова М.Г. 1нче , Биктимиров А.Г. 3нче, капчык киеп йөгерүдә Басырова Т.М. 2нче, эстафета 4х400м (Хабибуллин А.Н., Гатиятов Р.Р., Басырова Т.М., Назмутдинова А.М.) 2нче, пляжный волейбол хатын-кызлар командасы (Назмутдинова А.М., Зарипова Г.Х.) 1нче, озынлыкка сикерүдә Назмутдинова А.М. 1нче урыннарны алуга ирештеләр. Гомуми нәтиҗәләр буенча команда 2 нче урынга лаек булды. Ярышта катнашкан барлык укытучыларны да котлыйбыз! Киләчәктә дә уңышлар һәм яңа җиңүләр теләп калабыз! | |
|
Всего комментариев: 0 | |