Главная » 2013 » Август » 13

"Кояшкай” лагерендә Форумга әзерлектән тыш, сәлкешләр һәм әйдәманнар күмәк биюләр өйрәнәләр, төрле кызыклы чаралар оештыралар. "Топ-модель", "Әкияттә кунакта" исеме астында уздырылган чаралар, бигрәк тә сәлкешләр тарафыннан яратып кабул ителде. "Сәләт"леләр бердәм һәм бик күңелле ял итәләр.
Просмотров: 438 | Добавил: Fidane | Дата: 13.08.2013 | Комментарии (0)

10нчы август көнне Байлар Сабасының "Олимп” стадионында Физкультурачылар көне уңаеннан ярышлар булып узды. Спорт уеннарында «Олимп» спорт мәктәбе, «Саба» бассейны, «Нарат» спорт комплексы, «Яшьлек» яшьләр спорт үзәге, Балаларны сәламәтләндерү-белем бирү үзәге командалары үзара көч сынаштылар. Мәктәптә укучыларга физик тәрбия бирүче, һәрдаим аларны төрле ярышларга әзерләүче укытучылардан тупланган Балаларны сәламәтләндерү-белем бирү үзәге командасы бу көнне ярышларда актив катнашты.   Биредә укытучыларның физик яктан көчле һәм җитез булулары, һәрвакыт җиңүгә омтылулуры күзәтелде. Безнең уңышлар да куанырлык: аркан тартуда хатын-кызлар командасы(Дружкова М.Г., Басырова Т.М., Фатыйхова Ч.И.) 1нче, ир-егетләр (Хабибуллин А.Н., Мубара ... Читать дальше »

Просмотров: 488 | Добавил: Fidane | Дата: 13.08.2013 | Комментарии (0)