Главная » 2011 » Февраль » 28
      22 – 25 нче февраль көннәрендә Казанда 90нчы номерлы гимназия базасында мәктәп укучыларының XVII Идел буе фәнни - экологик конференциясе үтте. Анда республикабызның район һәм шәһәр мәктәпләреннән 125 укучы, РФнең биш регионыннан 40 кеше катнашты. Безнең районнан әлеге конференциядә Лесхоз урта мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы Насыйрова Регина (укытучысы Шаймурадова Ф.Н.) һәм Эзмә урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Сөнгатова Алия (укытучысы Кәримуллина Э.Т.) катнашып, уңышлы чыгыш ясадылар. Насыйрова Регина республикабызның экология һәм биология методик үзәгенең Дипломы белән бүләкләнде. Укучыларга һәм укытучыларга киләчәктә дә уңышлар телибез!
Просмотров: 548 | Добавил: admin | Дата: 28.02.2011 | Комментарии (0)