Татар телендә бәйрәм кичәләре, сыйныфтан тыш чаралар сценарийлары конкурсы төгәлләнде. Конкурска барлыгы 35 эш кабул ителде. Эшләрнең тематикасы төрледән-төрле: кече яшьтәге мәктәп укучылары өчен тематик кичәләр, мәктәп күләмендә үткәрелүче бәйгеләр, авыл халкы белән берлектә үткәрелүче милли бәйрәмнәр. Конкурс эшләре түбәндәге критерийлар буенча бәяләнде: -конкурс таләпләренә туры килү; - эшкәртмәләрнең татар әдәби телендә язылган булуы; татар халкының бай халык авыз иҗаты һәм әдәби мирасына нигезләнгән булуы; - эчтәлекле, үзенчәлекле һәм зәвыклы булуы. Хөрмәтле жюри һәр эш белән җентекләп танышканнан соң, барлык эшләрне дә игътибарга лаек дип тапты, иң-иң яхшылары дип түбәндәге эшләрне бәяләде: 1 урын – "Бәбкә саклау” - МБГУ "Курсабаш урта гомумбелем бирү мәктәбе” укытучысы Габделхакова Альфира Марсиловнаның эш тәҗрибәсеннән 2 урын – "Һөнәрләр иленә сәяхәт”. (А.Алишның "Койрыклар”, "Куян кызы” әкиятләренә нигезләнеп язылды). Байлар Сабасы гимназиясенең башлангыч сыйныф укытучысы Маулина Зилә Мисуаровнаның сәхнәләштерелгән класстан тыш чара эшкәртмәсе 3 урын - "Зәкия Туфайлова- яраткан шагыйрәбез", «Мәктәп
...
Читать дальше »
Просмотров: 2606 |
Добавил: Fidane |
Дата: 06.05.2013
|
|