Биләр тарихи-археологик музей-тыюлыгында яшьләрнең “Сәләт” Халыкара белем бирү форумы үз эшен дәвам итә. "Сәләт - Саба" аланы сәлкешләре дә үз көчләрен төрле ярышларда сынауларын дәвам итәләр. Уңышлар да куанычлы: бүген булып үткән волейбол ярышында безнең укучылар командасы абсолют беренчелекне яулады. Афәрин, егетләр!