27нче август көнне Саба гимназиясе базасында Саба районы мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясе кысаларында татар теле һәм әдәбияты укытучыларының секция утырышы булып узды. Утырышта узган уку елы нәтиҗәләре һәм татар теле һәм әдәбиятын укытуның актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышу булды. Төп доклад белән Саба мәгариф идарәсе методисты Гайнуллина Л.Ф. чыгыш ясады. Шулай ук Сәләтле балалар мәктәбе укытучысы Галимҗанова С.В. , тьютор укытучылар Маркелова Л.Г., Миннеханова М.Ф. һәм РМБ җитәкчесе Галимуллина Д.Г.чыгышлары тыңланды.