3нче сентябрь көнне мәктәптә “Экстремизмга – юк!” дип аталган бердәм Республика дәресләре үткәреләчәк. Республикада бердәм дәрес «Экстремизмга юк дибез!” Экстремизмга каршы айлык Татарстанда традицион акциягә әверелде. Әлеге чараның төп максаты – җәмгыятебездә милләтара һәм конфессияара татулыкны ныгыту, террорлык һәм экстремистлык чагылышларына юл куймау. Моның өчен үзара аңлашып яшәүне, бер-береңә карата түземле булуны, башка милләт һәм дин вәкилләренә, аларның традицияләренә хөрмәт белән карауны тормыш нормасы итү, яшьләрне дә шундый рухта тәрбияләү зарур.