Яңа ел һәрбер кеше өчен зур бәйрәм - дуслар, туганнар белән очрашу, бер-беребезне бүләкләр белән сөендерү мизгелләре, бигрәк тә балалар - мәктәп укучылары бу бәйрәмне түземсезлек белән көтеп ала. Шул уңайдан Балалар иҗат үзәгендә дә Яңа елга багышланган конкурслар үтеп тора. Шуларның берсе – «Кыш Бабайга котлаулар» республика конкурсының сайлап алу туры. Әлеге конкурсың төп максаты булып укучылар арасында декоратив – гамәли сәнгатьне үстерү тора. Конкурсның район турыннан узган 23 кул эше әлеге бәйгенең Яр Чаллы шәһәрендә узачак республика этабына тәкъдим ителде.