Главная » 2016 » Март » 19

 

18нче март көнне Олы Кибәче урта мәктәбендә тәрбия эше буенча директор урынбасарларының чираттагы методик берләшмә утырышы үтте. Көн тәртибендә, Олы Кибәче мәктәбенең әти-әниләр җыелышы үтү тәртибе күзәтелде, гомуми эш темаларына ачыклык кертелде.

 

Просмотров: 374 | Добавил: Rustem | Дата: 19.03.2016 | Комментарии (0)

Бүген, 19 нчы март көнне, Сәләтле укучылар мәктәбендә һәм Саба гимназиясендә 2002-2003 елгы укучылар арасында баскетбол ярышының район этабы булып үтте. Биредә үз зоналарында 1 нче урынны алган командалар катнашты. Укучылар матур һәм куңелле уеннар күрсәттеләр.

Нәтиҗәләр түбәндәгечә билгеләнде:

Кызлар арасында 1 нче урынны Тимершык урта мәктәбе, 2 нче урынны Сатыш урта мәктәбе һәм 3 нче урынны Шекше төп мәктәбе яулады.

Егетләр арасынд 1 нче урынны Саба гимназиясе, 2 нче урынны Тимершык урта мәктәбе, 3 нче урынны Шәмәрдән лицее яулады. Җиңүче командаларга грамота һәм акчалата бүләк тапшырылды. Аларга киләсе ярышларда да уңышлар телибез!

Просмотров: 387 | Добавил: Rustem | Дата: 19.03.2016 | Комментарии (0)