5 май көнне "Саба дулкыннары" радиосында "Мәктәпләр тормышыннан" тапшыруында Сәләтле балалар мәктәбе укучылары чыгыш ясады (җитәкчеләре А.Ш.Димөхәммәтова, Г.Н.Гыйззәтуллина). Алар үз чыгышлары аша радио тыңлаучыларны Сәләтле балалар мәктәбе тормышы, яңалыклары, ирешкән уңышлары белән таныштырдылар, матур җырларын бүләк иттеләр.