Главная » 2015 » Апрель » 28 » Айдар-ОБЖ фәненнән Бөтенроссия олимпиадасаның йомгаклау этабында җиңүче!
13:14
Айдар-ОБЖ фәненнән Бөтенроссия олимпиадасаның йомгаклау этабында җиңүче!

20 апрельдән-25 апрельга кадәр Белгород шәһәрендэ ОБЖ фэне буенча Ботенроссия олимпиадасының йомгаклау туры узды. Биредэ катнашучы укучылар башлангыч хәрби әзерлек, техноген катастрофалар зонасын үтү,беренче медицина ярдәме күрсәтү, кеше гомерен саклау буенча теоретик һәм практик  белемнәрен күрсәттеләр, шәһәрнең төрле истәлекле урыннарында булдылар.

И.С.Башкиров исемендәге Завод-Нырты урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Мусин Айдар бу олимпиаданың йомгаклау турында инде икенче ел катнаша. Ә быел ул барлык биремнэрне дэ бик яхшы итеп үтәп , мөмкин булган 300 баллдан 282 балл җыеп ҖИҢҮЧЕ булды. Бу җиңүе белән Айдар Россиянең барлык югары уку йортларына профиль предметы буенча конкурссыз керү һәм РФ Президентының махсус премиясен алу хокукын да алды.

Айдарны һәм аның укытучысы Мусин Ильсур Хәй улын зур җиңүлэре белән котлыйбыз, алга таба да зур уңышлар телибез!

 

Просмотров: 602 | Добавил: Rustem | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]