Главная » 2015 » Апрель » 27

Ә.А.Ахунҗанов исемендәге Олы Шыңар урта мәктәбендә татар теле, әдәбияты, тарих һәм география атналыгының ахыргы көннәре бөек шагыйребез Г.Тукайның туган көненә багышланды. 25 нче апрель көнне "Тукай сүнмәс йолдыз" дип исемләнгән шигырь бәйрәме үткәрелде. 5-8 нче сыйныф укучылары шагыйрьнең төрле темаларга иҗат ителгән шигырьләрен сәнгатьле сөйләделәр. Залда китапларыннан, укучыларның иҗади эшләреннән күргәзмә ясалды. Соңыннан шигырь бәйгесенә һәм рәсем конкурсына нәтиҗәләр чыгарылды. Бәйрәм "Без бәхетле, без шагыйрьле халык, без Тукайлы халык мәңгегә!" дигән юллар һәм "Туган тел" җыры белән тәмамланды. 

Просмотров: 467 | Добавил: Rustem | Дата: 27.04.2015 | Комментарии (0)

Килдебәк урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Вәлиева Сөмбел “Сәләткә нур булган йолдызлар” Республикакүләм ачык әдәби конкурста катнашты һәм “Проза” номинациясендә 1 урынга лаек булды. Чын күңелән котлыйбыз һәм иҗади уңышлар телибез!

Просмотров: 379 | Добавил: Rustem | Дата: 27.04.2015 | Комментарии (0)

24-26нчы апрель көннәрендә Мамадыш шәһәрендә мәктәп укучыларының Бөтенроссия спорт бәйгесе “Президент ярышлары”ның республика этабы булып үтте. Әлеге ярышта сайлап алу турыннан узган район командалары катнашты. Саба районы данын Шәмәрдән лицееның 7 нче сыйныф укучылары яклады (җитәкчесе Газизов Д.И.).  Командалар иҗади конкурс, теоретик конкурс, “спортивное многоборье”, эстафета, шахмат, өстәл теннисы һәм бадминтон төрләрендә үз көчләрен сынадылар. 
     Саба районы командасы “споривное многоборье” төрендә икенче, иҗади конкурста өченче, эстафетада беренче. Гомумкоманда зачетында Шәмәрдән ли ... Читать дальше »

Просмотров: 424 | Добавил: Rustem | Дата: 27.04.2015 | Комментарии (0)

   

25 апреля в общеобразовательных школах района прошла патриотическая акция «Вахта памяти» и экологическая акция «День посадки леса». В ходе акций было посажено 1100 деревьев и кустарников. В В.Симетской, Корсабашской, Сатышевской,  Лесхозской ... Читать дальше »

Просмотров: 430 | Добавил: Rustem | Дата: 27.04.2015 | Комментарии (0)

   

26нчы апрель – бөек шагыйребез Габдулла Тукай туган көн, шигърият бәйрәме. Бөтен татар җәмәгатчелеге тарафыннан зурлап билгеләп үтелә ул көн. Әлег ... Читать дальше »

Просмотров: 464 | Добавил: Administrator | Дата: 27.04.2015 | Комментарии (0)