Главная »
2011 »
Октябрь »
31 » Башлангыч сыйныфларда эшләүче яшь укытучылар семинары
14:47 Башлангыч сыйныфларда эшләүче яшь укытучылар семинары |
28 октябрь көнне Саба кадет-интернат мәктәбендә «Укытуның инновацион форма методлары аша укучыларның танып-белү эшчәнлеген үстерү» дигән темага башлангыч сыйныфларда эшләүче яшь укытучылар өчен семинар булып узды. Укытучылар игътибарына 2 сыйныфта әйләнә – тирә дөнья фәненнән «Көз көне агачлар һәм куаклар» ( укытучы –Сөләйманова Г.Р.), 4 сыйныфта рус теленнән дәрес-КВН «Самый лучший языковед» ( укытучы –Гилязова Ф.Ф.), 3 сыйныфта дәрестән тыш чара (укытучысы – Зиннатуллина Л.Р.), 1 сыйныфта дәрестән тыш эшчәнлек (укытучысы – Давлетшина Г.Р.) тәкъдим ителде, түгәрәк өстәл артында аларга анализ ясалып уңай бәяләнде. Башлангыч сыйныфларда эшләүче яшь педагоглар өчен аттестация узучы укытучыларыбыз мастер-класслар күрсәттеләр. |
Просмотров: 863 |
Добавил: admin
| Рейтинг: 5.0/1 |
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[
Регистрация |
Вход ]