Главная » 2011 » Октябрь » 24
  2011 нче елның 21-24 нче октябрь көннәрендә Казан (Идел буе) федераль университетының Филология һәм сәнгать институты "Төрки телләр диалектологиясе, тарихы һәм грамматик төзелеше” дип аталган Халыкара тюркологик конференция уздырды. Конференция Татарстан Республикасының Министрлар кабинеты, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе белән берлектә оештырылды. Конференция эшендә Берләшкән дәүләтләр бердәмлеге һәм чит илләрдән: Төркиядән, Кытайдан, Болгариядән, Венгриядән, Казахстаннан, Үзбәкстаннан, Әзербайҗаннан, Украинадан, шулай ук Россиядән – Башкортостаннан, Чувашия Республикасыннан, Пермь һәм Төмән өлкәләреннән, Татарстаннан – барлыгы 175 галим катнашты. Халыкара конференция эшендә Россия төрки тел белеменең үсеше тарихында якты эз калдырган профессор, филология фәннәре докторы Диләрә Гариф кызы Тумашеваның фәнни мирасы барланды, диалектология һ ... Читать дальше »
Просмотров: 660 | Добавил: admin | Дата: 24.10.2011 | Комментарии (0)

  22 октябрь көнне Килдебәк урта мәктәбе спорт залында укучылар арасында мини-футбол буенча район беренчелеге үтте. Район ярышында үз зоналарында беренчелекне алган командалар көч сынашты.
     Укучы егетләр арасында I урынга-Саба гимназиясе командасы, II урынга Шәмәрдән лицее командасы, III урынга Сатыш урта мәктәбе командалары ия булды.
    Укучы кызлар арасында да уен бик киеренке барды. III урынга – Шыңар урта мәктәбе, II урынга- Икшермә урта мәктәбе, I урынга – Шәмәрдән лицее командасы кызлары чыкты.
Просмотров: 517 | Добавил: admin | Дата: 24.10.2011 | Комментарии (0)