Главная » 2013 » Май » 28 » Олимпиягә безнең сәлам
20:24
Олимпиягә безнең сәлам

23, 24 май көннәрендә Балалар иҗат үзәгенең актлар залында мәктәпкәчә яшьтәге белем бирү учреждениеләре коллективлары арасында "Олимпийский наш привет” сәламәтлек театры конкурсы булып үтте. 2 көн барган бәйгедә районыбызның 18 балалар бакчасы (Саба №1 "Шатлык”, №2 "Әлллүки”, №3 "Алтынчәч”, №4 "Кыңгырау”, №5 "Бәләкәч”, Шәмәрдән "Салават күпере”, Тимершык "Кояшкай”, Кызыл – Мишә "Акчәчәк”, Олы Шыңар "Әллүки”, Шекше "Акчарлак”, Мишәбаш "Тюлпан”, Эзмә "Саф чишмә”, Лесхоз "Ләйсән”, Сабабаш "Кояшкай”, Иске Икшермә "Кояшкай”, Ике Басу Арташ "Күбәләк”, Олы АРташ "Карлыгач”, Яалвштау "Ромашка”) үзара көчләрен сынадылар. Алар положение нигезендә "Олимпийский наш привет!” темасына, июль аенда Казан шәһәрендә үтәчәк универсиаданы, районыбызның, республикабызның спортсменнарын һәм гомумән сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаган театральләштерелгән күренешләр тәкъдим итәргә тиеш иделәр. Барлык бакча коллективлары да таләпләргә җавап бирерлек, иҗади, күңелле, эчтәлекле чыгышлар күрсәттеләр. Ә нәтиҗәләр түбәндәгечә булды: ГРАН-ПРИ – Саба №1 "Шатлык” балалар бакчасы коллективы;
1 урын – Саба №2 "Әллүки” һәм Саба №5 "Бәләкәч” балалар бакчасы коллективы; 2 урын – Шәмәрдән "Салават күпере” балалар бакчасы коллективы;
3 урын – Олы Шыңар "Әллүки” һәм Шекше "Акчарлак” балалар бакчасы коллективлары.
Шулай ук чыгыш ясаучылар арасыннан рольләрен иң оста башкаручы кызлар һәм малалайлар да ачыкланды.
"Иң оста роль башкаручы кызлар: Сафина Лиана (Саба №5 "Бәләкәч”), Гасимуллина Әдилә (Ике Басу Арташ балалар бакчасы), Гыйбадуллина Камилә (Шекше "Акчарлак” балалар бакчасы)
"Иң оста роль башкаручы малайлар: Хайбриев Илъяр (Саба №5 "Бәләкәч” балалар бакчасы), Маркелов Ранэль (Шәмәрдән "Салават күпере” балалар бакчасы), Әмиров Камил (Шекше "Акчарлак” балалар бакчасы)
Конкурста катнашкан командаларга дипломнар, барлык катнашучыларга да (176 бала) бүләкләр тапшырылды. Ә җиңүче командаларны һәм кечкенә артисларны ("Иң оста роль башкаручы номинациясендә җиңгән 3 кыз, 3 малай) бүләкләү тантанасы 1 июнь - Балаларны яклау көнендә булачак.
Просмотров: 714 | Добавил: Fidane | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]