Главная » 2015 » Апрель » 18 » Безнең җиңүчеләребез (“Ел укытучысы-2015” республика конкурсы)
19:21
Безнең җиңүчеләребез (“Ел укытучысы-2015” республика конкурсы)

  

Казанның Совет районы 178 нче Мәгариф үзәге базасында ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашында “Ел укытучысы-2015” республика конкурсын ябу, җиңүчеләрне тәбрикләү тантанасы уздырылды.

          Конкурс кысаларында укытучылар, сыйныф җитәкчеләре, өстәмә белем бирү укытучылары, педагог-психологлар дәресләр, мастер-класслар, тренинглар үткәрде, күп санлы педагогик совет утырышларында катнашты, мәгариф проектларын яклады.

          Әлеге бәйгедә Эзмә урта мәктәбенең физик тәрбия укытучысы Галиев Азат Гыйльмулла улы “Милләт сәламәтлеген саклаучы» һәм Шәмәрдән лицее сыйныф җитәкчесе Шайхова Лилия Абдулловна “Патриотлар тәрбиялибез” номинациясендә җиңүче булдылар. Аларны чын күңелдән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар теләп калабыз.

Просмотров: 661 | Добавил: Rustem | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]