Главная » 2013 » Апрель » 24 » Директорлар киңәшмәсе
22:44
Директорлар киңәшмәсе

 24 апрель көнне Югары Симет урта мәктәбе базасында "Баланың сәләтен үстерүдә мөһим фактор буларак педагогик, психологик шартлпр” темасы астында мәктәп җитәкчеләре өчен семинар – киңәшмә уздырылды. Киңәшмәнең семинар өлешендә җитәкчеләр игътибарына ачык дәресләр һәм чаралар панорамасы: 7 сыйныфта биология дәресе (укытучы Халиуллина Р.Р.), 5 сыйныфта математика дәресе (укытучы Нуриева А.М.) һәм "Сәләтле балачак - өметле киләчәк” дип исемләнгән класстан тыш чара  тәкъдим ителде. Семинарның темасын ачу максатыннан мәктәп җитәкчесе Р.Н.Гарифуллин, укыту эшләре буенча директор урынбасары Ф.М.Махиева тарафыннан мәктәпнең әлеге юнәлештәге эшчәнлеге буенча  чыгышлар тыңланды. Киңәшмә өлешендә район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Т.Г.Шәрәфиев, район мәгариф бүлеге начальнигы И.Ф.Шакиров, район мәгариф бүлеге, мәгълүмати – методик үзәк белгечләре катнашты.  Мәктәп җитәкчеләре белән алда торган бердәм дәүләт имтиханнары, аларга булган таләпләр, укучыларның җәйге ялы һәм башка мөһим мәсьәләләр буенча сөйләшү алып барылды

Просмотров: 568 | Добавил: Vener@dl | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]