Главная » 2013 » Апрель » 23
 22 нче апрель көнне XIII районкүләм «Сәләтле балачак – өметле киләчәк» балалар иҗаты фестиваль-конкурсының «Хореография» һәм «Остаз» номинациясендә катнашучы укучылар һәм укытучыларның чыгышы карап үтелде. Алар тарафыннан төрле халык биюләре сәхнәгә куелды. Өстәмә белем бирүдә тырышып хезмәт куючы педагог-остазларыбыз үрнәк чыгышларын тәкъдим иттеләр: биеделәр, җырладылар, уен коралларында уйнадылар, сөйләделәр, шулай ук кул эшләрен дә күрергә мөмкин иде.
«Сәләтле балачак – өметле киләчәк» фестиваль-конкурсының «Хореография» номинациясендә өч яшь категориясе буенча 29 коллектив һәм ялгыз башкаручы, «Остаз» номинациясендә 8 педагог (вокал, хореография, нәфис сүз) катнашты.
"Хореография” номинациясе катнашучыларын бәяләргә районыбызның данлыклы биючесе, бүгенге остазларның остазы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Балалар сәнгать мәктәбенең хореография укытучысы Гыймадиева Тәнвирә Гыйльмулла кызы чакырылган иде.
Район мәктәпләреннән катнашучы һәр коллектив ныклы әзерлеген билгеләп үтәргә кирәк. Кием, музыка сайлау, төрле халык биюләрен дөрес кую ягыннан тырышлык һәм сыйфатның ү ... Читать дальше »
Просмотров: 633 | Добавил: Fidane | Дата: 23.04.2013 | Комментарии (0)