Главная » 2011 » Октябрь » 31 » Экологик атналык
15:16
Экологик атналык
     Кешеләргә матурлыкны,
Сый- хөрмәтне биргән Ходай.
Тик кешеләр табигатькә
 Нигә игътибарсыз болай?
      Бүгенге көндә экология проблемасы көнүзәк мәсьәлә булып тора. Шунлыктан экологик тәрбия бирүне иң кече яшьтән үк гамәлгә ашыру зарурдыр. Бу проблема буенча башка мәктәпкәчә белем  һәм тәрбия бирү учреждениеләре белән беррәттән "Кыңгырау” балалар бакчасы коллективында да  эзлекле эш алып барыла. Агымдагы уку елында балалар белән "Сөмбелә” бәйрәме үткәрелде,  паркта "Көзге уен, көзге кросс” исеме астында күңел ачу, спорт уеннары уйнатылды, "Көзге матурлык” рәсем конкурсы, зурлар төркеме һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары арасында "Күбәләк” һәм "Коңгыз” командаларына бүленеп КВН үткәрелде.Алар программа буенча үтәргә тиешле биремнәр, педагогик ситуацияләр, дидактик уеннар, экологик чылбыр төзү һ.б.лар аша көч сынаштылар. Зурлар төркеме балалары " Җырлап узган җәй” театры куйдылар. 
       Тәрбиячеләрнең дә белемнәрен арттырып инновацион технологияләр белән таныштырып тору мөһим. 27 октябрь көнне тәрбиячеләр өчен "Экологик тәрбия” темасына әлеге балалар бакчасы базасында район семинары үткәрелде. Семинарда катнашучылар әлеге белем бирү учреждениесенең өлкән тәрбиячесе Ф.Р.Хәлитованың  республика бәйгесендә катнашып III урынга лаек  булган "Яшь эколог” авторлык программасының эш нәтиҗәләре белән таныштылар. Шулай ук семинарда Т.К.Муллахмәтова, Г.Р.Гарипова тарафыннан ачык шөгыльләр панорамасы тәкъдим ителде. 
       
Просмотров: 1423 | Добавил: admin | Рейтинг: 3.8/5
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]