15:42 Физика укытучыларының район семинары | |
16 апрель көнне Юлбат урта мәктәбе базасында “ТГБ ФДББС кертү шартларында заманча дәрескә таләпләр” темасына физика укытучыларының район семинары үтте. Семинар кысаларында Юлбат урта мәктәбенең 1 квалификация категорияле физика укытучысы Хәсәнова М.М. “Егәрлек. Егәрлек берәмлекләре” темасына 7 нче сыйныфта ачык дәрес күрсәтте, “Энергия хәрәкәткә китерә” темасы буенча физика укытучылары өчен мастер-класс үткәрде. Шулай ук ул “ТГБ ФДББС кертү шартларында “Архимед. Физика (7-9)” укыту-методик комплектының үзенчәлекләре” һәм “Физика курсында уку компетенцияләрен формалаштыруда демонстрацион экспериментның урыны һәм роле” темаларына чыгыш ясады. Килдебәк урта мәктәбенең 1 квалификация категорияле физика укытучысы Фазылова Г.Г. физика буенча белем бирүне үстерү концепсиясен гамәлгә ашыру буенча үткәрелгән республика форумыннан хәбәр җиткерде. Түбән Шытсу урта мәктәбенең 1 квалификация категорияле физика укытучысы Нәҗметдинов А.Р. республика семинары буенча “Укучыларны олимпиадага әзерләүнең оештыру-педагогик шартлары” темасына чыгыш ясады. Мәгариф идарәсе методисты Дәүләтшина Г.Ф. “Физика дәресләрендә системалы-эшчәнлекле якын килүне гамәлгә ашыру” методик эшкәртмәләр бәйгесе нәтиҗәләре белән таныштырды, алда торган бурычларга тукталып, семинар эшенә йомгак ясады. | |
|
Всего комментариев: 0 | |