Главная » 2015 » Декабрь » 17 » Физика укытучыларының район семинары
15:36
Физика укытучыларының район семинары

   

Бүген, 17 нче декабрь көнне, Югары Симет урта мәктәбе базасында физика укытучыларының район семинары үтте. Семинар кысаларында Югары Симет урта мәктәбенең I квалификация категорияле физика укытучысы Гарифуллин Р.Н. 9 нчы сыйныфларда “Математик маятник” темасына ачык дәрес күрсәтте, “Живая физика” программасын куллану буенча үзенең эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. Шулай ук Югары Симет урта мәктәбенең I квалификация категорияле физика укытучысы Сабирҗанова Ф.М. “Безнең тормышта яклылык” темасына сыйныфтан тыш чара күрсәтте, сәләтле балалар мәктәбенең I квалификация категорияле физика укытучысы Котдусова Д.М. олимпиада мәсәләләрен чишү буенча практикум үткәрде, Олы Кибәче урта мәктәбенең югары квалификация категорияле физика укытучысы Вильданова Ә.Г. дәүләт йомгаклау аттестациясенең контроль үлчәү материалларында булачак үзгәрешләр буенча республика семинарыннан хәбәр җиткерде. Мәгариф идарәсе методисты Дәүләтшина Г.Ф. семинар эшенә йомгак ясап, алда торган бурычларга тукталды.

 

Просмотров: 449 | Добавил: Rustem | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]