Главная » 2016 » Март » 24 » “Илһам” бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең зона этабы
12:10
“Илһам” бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең зона этабы

  

Татар телен, әдәбиятын, мәдәниятен саклау һәм үстерү, укучыларда әдәбиятка, сәнгатькә кызыксыну уяту, әдәби иҗатка сәләте булган яшьләрне ачыклау максатыннан, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Татарстан Язучылар оешмасы белән берлектә татар телендә иҗат итүче мәктәп укучылары арасында “Илһам” бөтенроссия яшь язучылар бәйгесе игълан иткән иде. 23 нче март көнне Арча районының “Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте”ндә әлеге бәйгенең  зона этабы узды. Бәйгедә Саба районы укучылары да актив катнашты.

     “Яшь шагыйрьләр” номинациясендә Шекше төп  мәктәбеннән Минһаҗева Алзирә, Саба гимназиясеннән Шәрифуллина Гүзәл һәм Юлбат төп мәктәбеннән Каюмова Ясминәләр чыгыш ясады.“Яшь прозаиклар” номинациясендә исә, Түбән Шытсу  төп мәктәбеннән Әхтәмҗанова Алинә һәм Габдрәкыйпова Камилә, Завод-Нырты урта мәктәбеннән Вәлиева Гөлгенә, Тимершык урта мәктәбеннән Хаҗиева Айлия һәм Явлаштау урта мәктәбеннән Галиева Гөлинәләр көч сынашты. Укучылар сәләтле һәм ныклы әзерлекле булулары белән сокландырды. Аларга иҗади уңышлар һәм зур казанышларга ирешүләрен телибез.

    Бәйгедә көч сынашучыларны Казандагы тәбрикләү тантанасы көтә,  җиңүчеләр тантана барышында игълан ителәчәк. 

Просмотров: 635 | Добавил: Rustem | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]