Главная » 2015 » Апрель » 16 » "Илһам" Бөтенроссия яшь шагыйрьләр һәм язучылар иҗат бәйгесенең җиңүчеләрен тәбрикләү
15:39
"Илһам" Бөтенроссия яшь шагыйрьләр һәм язучылар иҗат бәйгесенең җиңүчеләрен тәбрикләү

   

15нче апрель көнне "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында "Илһам" Бөтенроссия яшь шагыйрьләр һәм язучылар иҗат бәйгесенең җиңүчеләрен тәбрикләү тантанасы булды. Конкурс 2014нче елның 10нчы ноябреннән алып 2015нче елның 10нчы мартына кадәр уздырылган. Бәйгедә  үзләренең  эшләрен тәкъдим иткән укучылар арасында Саба районы Юлбат урта мәктәбеннән  7нче сыйныф укучысы Мөбәрәкҗанов Айрат белән 11нче сыйныф укучысы Кәримова Гүзәл дә бар. "Пирамида"да узган тәбрикләү тантанасында укытучылары Галимуллина Дания Гайфетдин кызы белән берлектә алар да катнашты.
   ТР Премьер-министры урынбасары − ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов: "Бу бәйрәм һәрбер районда үтә, һәр төбәктә үз шәхесләренә багышланган кичәләр уздырыла иде. Менә ике ел инде ул зур күләмле итеп үткәрелә башлады. Бүгенге кичәнең максаты арабызда булмаган әдипләр хакында хәтер яңарту, аларны укучылар хәтеренә сеңдереп калдыру. Мин гел әйтеп киләм: бөтен балалар да бер үк төрле сәләтле булып туа, аларга ярдәм итәргә генә кирәк. Быелгы конкурста Россиянең 12 төбәгеннән яшь иҗатчылар катнашкан, киләсе елга ул тагын да зуррак күләмдә уздырылыр дип уйлыйм", - диде һәм катнашучыларга, аларга белем бирүче укучыларга рәхмәт белдерде.

Просмотров: 724 | Добавил: Rustem | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]