Главная » 2015 » Апрель » 29 » Якташ язучы Гөлсинә Галимуллина белән очрашу
21:53
Якташ язучы Гөлсинә Галимуллина белән очрашу

  

28нче апрель көнне Иштуган мәдәният йортында якташ язучыбыз Гөлсинә Галимуллина белән очрашу булып узды. Очрашуга журналист Гөлсинә Наил кызының иҗатын белгән, хөрмәт иткән, китаплары белән кызыксынучы укучылар җыелган иде. Кичәне татар теле һәм әдәбияты укытучылары Маркелова Л.Г. һәм Галиәхмәтова Г.Н. мәктәп укучылары башкаруында биюләр, җырлар,тамашачыларның шигырьләре,гармунда уйнап җырлаулары,  кызыклы сораулар белән үреп алып бардылар. Гөлсинә Галимуллина барлык сорауларга бик теләп җавап бирде, әсәрләренең язылу тарихын, истәлекле вакыйгалар сөйләде. Кичәгә шулай ук, язучының остазы, яраткан укытучысы Мәдинә апа Исламова да чакырылган иде. Ул Гөлсинә ханымның мәктәп елларын, балачагын искә төшерде, әсәрләренә бәя бирде. Очрашу кичәсе җанлы, күтәренке рухта, дустанә мөнәсәбәттә үтте. Журналист - язучы белән аралашу тамашачылар күңелендә җылы тәэсирләр калдырды.

Просмотров: 1011 | Добавил: Rustem | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]