Главная » 2015 » Апрель » 24 » Казанда татар теле һәм әдәбияты фәне буенча III Халыкара олимпиада булып узды.
13:57
Казанда татар теле һәм әдәбияты фәне буенча III Халыкара олимпиада булып узды.

    

20 - 23 апрель көннәрендә башкалабыз Казанда татар теле һәм әдәбияты фәне буенча III Халыкара олимпиада булып узды. Саба районыннан 8 укучы бәйгедә көч сынашты. Иштуган мәктәбеннән 3 укучы, Сатыш мәктәбеннән 2 укучы, Эзмә мәктәбеннән 1 укучы, Шәмәрдән лицееннан 1 укучы, Курсабаш мәктәбеннән 1 укучы өч көн дәвамында үзләренең осталыкларын, белемнәрен мәртәбәле жюри алдында тәкъдим иттеләр. Алар язмача сынау да үттеләр, үзләрен иҗади яктан да күрсәттеләр. 500 гә якын катнашучы арасыннан безнең укучыларыбыз Лукина Милена – 1 урын(Иштуган, 8 нче сыйныф, укытучысы – Галиәхмәтова Г.Н.), Сергеева Олеся – 2 урын(Иштуган, 9нчы сыйныф,укытучысы – Маркелова Л.Г.), Андреева Ольга – 3 урын(Шәмәрдән, 11 нче сыйныф, укытучысы – Мулласалихова Г.Г.) һәм Нигъмәтҗанова Гөлинә – 3 урын (Курсабаш,9нчы сыйныф, укытучысы – Җиһаншина Р.З.) алдылар. Шулай ук, олимпиадада катнашкан укучыларга да дипломнар бирелде.

     Халыкара олимпиада югары дәрәҗәдә оештырылган. Ачылу һәм ябылу тантаналары милли рухта, дәрәҗәле кунаклар катнашында үтте. Олимпиада программасы кызыклы, файдалы, мавыктыргыч итеп төзелгән. Укучыларга бигрәк тә “Мин татарча сөйләшәм” акциясе, Кремльгә экскурсия,театрда тарихи спектакль карау, “Студентлар язы” фестивалендә катнашу ошаган. Районыбыз укучылары күтәренке кәеф, яңа бәйгеләргә иҗади илһамлану алып кайттылар.

Просмотров: 622 | Добавил: Rustem | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]