20-23 нче апрельдә Казанда татар теле һәм әдәбияты буенча III олимпиада үткәрелде. Бу олимпиадада лицеебызның 11В сыйныф укучысы Андреева Ольга да катнашты һәм III дәрәҗәдәге дипломга лаек булды. Татар теле һәм әдәбияттан олимпиада биремнәрен эшләүдән тыш, “Туган ягым – Татарстан, минем халкым” дигән темага презентация, видеоролик әзерләргә һәм шуны, бер концерт номеры башкарып, якларга тиеш иделәр. Ольга бу сынауларның барысын да җиңеп, призер булып кайтты. Аңа алга таба да иҗади уңышлар теләп калабыз. |