Главная » 2011 » Октябрь » 24 » Халыкара тюркологик конференция
14:33
Халыкара тюркологик конференция
  2011 нче елның 21-24 нче октябрь көннәрендә Казан (Идел буе) федераль университетының Филология һәм сәнгать институты "Төрки телләр диалектологиясе, тарихы һәм грамматик төзелеше” дип аталган Халыкара тюркологик конференция уздырды. Конференция Татарстан Республикасының Министрлар кабинеты, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе белән берлектә оештырылды. Конференция эшендә Берләшкән дәүләтләр бердәмлеге һәм чит илләрдән: Төркиядән, Кытайдан, Болгариядән, Венгриядән, Казахстаннан, Үзбәкстаннан, Әзербайҗаннан, Украинадан, шулай ук Россиядән – Башкортостаннан, Чувашия Республикасыннан, Пермь һәм Төмән өлкәләреннән, Татарстаннан – барлыгы 175 галим катнашты. Халыкара конференция эшендә Россия төрки тел белеменең үсеше тарихында якты эз калдырган профессор, филология фәннәре докторы Диләрә Гариф кызы Тумашеваның фәнни мирасы барланды, диалектология һәм төрки телләрне өйрәнүдәге яңа эзләнүләр, төрки халыклар әдәбияты, мәдәниятенең үткәне, бүгенгесе, киләчәге яктыртылды.
   Саба районыннан халыкара конференциядә Саба гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нәҗипова Х.С. катнашып, сертификатка лаек булды.
Просмотров: 661 | Добавил: admin | Рейтинг: 1.0/1
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]